11 декабрь 2025 материаллары
-
Интервью
«Сораучылар булса – җиткерегез: Менә шундый ирләр идек без...» Хәсән Туфанның тууына – 125 ел
Хәсән Туфан гадәттән тыш сикәлтәле, фаҗигале, һәлакәтле бер заманда яши. Озын гомер юлы уза. Әмма тормышының һәр баскычында, ул нинди булуга карамастан, әдәбиятның иң алгы сызыгында торырлык көч таба.
-
МӨҺИМ
Эшнең чиге юк: «Без дә башкалар кебек кеше бит!»
«Без дә башкалар кебек кеше бит!» Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрдән мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кыенлыклар белән күп очршасалар да, күпләре барыбер бу тормышта үз юлларын таба. Аларга эшкә урнашу авырмы? Нинди мөмкинлекләр бар? Инвалидлар ункөнлеге кысасында «ВТ» журналисты әнә шул сорауларга җавап эзләде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» Дәүләт компаниясе идарәсе җитәкчесе белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Россия автомобиль юллары» Дәүләт компаниясе идарәсе җитәкчесе Вячеслав Петушенко белән очрашты.
-
Яңалыклар
Дәүләт Думасы депутаты энергетикларны бары тик даруханәләрдә генә сатарга тәкъдим итте
Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Солтан Хамзаев энергетик эчемлекләрне бары тик даруханәләрдә генә сатарга тәкъдим итте. Бу хакта «Риа-Новости»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Казанда «Әдәби марафон – 2025» йомгаклау чарасы узды
Казанда «Әдәби марафон» дөньякүләм проекты җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантана Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узды.
-
Яңалыклар
Законсыз киселгән чыршы сатып алган өчен җаваплылык яныймы?
Тере чыршыны легаль рәвештә махсус питомникларда сатып алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га юрист Алла Георгиева сөйләде.
-
Яңалыклар
Кышкы «Күрше» фестивале чаралары 20 декабрьдә башлана
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева кышкы «Күрше» фестивален Яңа ел алдыннан «тылсым институты» дип атады. Ул бу хакта бүген Казанда узган проект җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында белдерде.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: ««Балкыш» фестивале – өлкәннәргә ярдәм итү буенча иң зур иҗади проект»
«Балкыш» фестивален оештырганда һәм уздырганда Татарстанның күпмилләтле республика булуын исәпкә алырга кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ветераннар арасында уздырыла торган «Балкыш» IX үзешчән башкаручылар республика фестиваленең оештыру комитеты утырышында белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.